Хәзерге вакытта контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы актив тормышка ашырыла. Бу реформаны үтәү йөзеннән кабул ителә торган законнар эшкуарлык субъектларына артык административ йөкләнешне бетерүгә юнәлдерелгән. Бу уңайдан профилактик эш контроль-күзәтчелек органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлешләренең берсенә әверелә.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль законның 44 статьясындагы 2 өлеше нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын профилактикалау программасы ел саен һәр контрольлек төре буенча раслана.
Законнарның күрсәтелгән таләпләрен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2022 елга ТР ДТИ тарафыннан төбәк дәүләт торак контроле (күзәтчелеге) буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (салу) куркынычын профилактикалау программасы һәм 2022 елга ТР ДТИ тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга төбәк дәүләт лицензия контролен гамәлгә ашыру вәкаләтләрен башкарганда законда саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (салу) куркынычын профилактикалау программасы расланды.
Әлеге программаны үтәү йөзеннән Чистай РТИ тарафыннан түбәндәге планлаштырылган профилактика чаралары уздырылды:
- законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча юридик затларга мәгълүмат җиткерү максатларында 2022 елның июлендә идарәче оешмалар белән «Идарәче оешмалар тарафыннан еш бозыла торган законнарның мәҗбүри таләпләрен карау. Идарәче оешмаларга мондый хокук бозуларны булдырмау максатларында алар тарафыннан кулланыла торган чаралар турында тәкъдимнәр җиткереп тору» темасына киңәшмә уздырылды;
- 9 мәҗбүри профилактик визит үткәрелде (6 – лицензия контроле кысаларында идарәче компаниягә карата; 3 – торак күзәтчелеге кысаларында торак милекчеләре ширкәтенә карата);
- мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча 37 консультация үткәрелде: лицензия контроле кысаларында 28 консультация бирелде; торак күзәтчелеге кысаларында 9 консультация бирелде;
- мәҗбүри таләпләрне бозу билгеләре турында белешмәләр булган очракта, идарәче оешмаларга кисәтүләр бирелде (лицензия контроле кысаларында барлыгы 177 кисәтү бирелде: 134е – торак күзәтчелеге кысаларында);
- ММЧ аша аңлату эшләре алып барылды: Чистай МР «Чистай хәбәрләре», Нурлат МР «Дружба», Аксубай МРның «Яңа юл» һәм Спас МРның «Яңа тормыш» газетасы сайтларында 2022 елның сентябрендә «Көнкүрештә газны куркынычсыз куллану, йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз куллануны һәм карап тотуны тәэмин итү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык» дигән мәкалә урнаштырылды; ТР ДТИ сайтында 14 мәгълүмати хәбәр урнаштырылды;
- йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча идарәче оешмалар, подряд оешмалары, җирле үзидарә органнары, махсуслаштырылган оешмалар вәкилләре белән 5 киңәшмә үткәрелде;
- 2022 елның 1 сентябрендә торак законнары үзгәрүгә бәйле рәвештә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү исәпләү мәсьәләләре буенча идарә оешмалар вәкилләре белән киңәшмә үткәрелде.