Игътибар! Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә тикшерүләр уздыру туктатылды!

2020 елның 20 марты, җомга

Яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралуга бәйле рәвештә күрелергә тиешле чаралар зарурлыгы аркасында, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәләрен үтәү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2020 елның 20 мартында «Тикшерүләр уздыруны туктатып тору турында» 65 номерлы боерык, 2020 елның 20 мартында «Яңа коронавирус инфекциясен таратмау чаралары турында» 66 номерлы боерык кабул ителде.

Әлеге боерыклар нигезендә 2020 елның 20 мартыннан 1 маена кадәрге чорда ТР Дәүләт торак инспекциясе, гражданнарның гомеренә, сәламәтлегенә зыян салу нәтиҗәсендә, табигый һәм техноген холыклы гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү аркасында уздырылырга тиешле планнан тыш тикшерүләр уздырудан гайре, «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләре кулланыла торган – планлы, планнан тыш, документар тикшерүләр билгеләүне туктатты.

2020 елның 20 мартыннан башлап 1 маена кадәр булган чорда түбәндәге гаризалар турыдан-туры кәгазьдә кабул ителми:

а) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия бирү турында (лицензия алуны сорап беренче мәртәбә мөрәҗәгать иткәндә);

б) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия бирү турында (юридик затны бүлү яки аның составыннан бер яки берничә юридик затны бүлеп чыгару рәвешендә үзгәртеп коруга бәйле рәвештә);

в) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензияне яңадан рәсмиләштерү турында;

г) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия дубликаты бирү турында;

д) техник хатаны төзәтү турында;

е) күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча эшкуарлык эшчәнлеген туктату турында;

ж) квалификация аттестаты дубликатын бирү турында.

 

Әлеге гаризаларны һәм документларны Россия почтасы һәм  tatgi@tatar.ru электрон почтасы аша ТР ДТИ адресына җибәрергә киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International