Идарәче оешманы сайлаганда ТР лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү

ХАТ

Күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсе төзелгән, туктатылган яки өзелгән очракта яки күпфатирлы йорт белән идарә итү ысулы үзгәргән очракта, идарәче оешма дәүләт торак күзәтчелеге органына Россия Төзелеш министрлыгының 2015 елның 25 декабрендәге 938/пр номерлы боерыгы белән расланган Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү тәртибе һәм чорларының 2 һәм 3 пункты нигезендә Татарстан Республикасы лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза һәм документлар җибәрергә тиеш.

Идарәче оешма, мондый йорт белән идарә итү шартнамәсен төзүгә бәйле рәвештә, күпфатирлы йорт белән идарә итү шартнамәсен Россия Федерациясе субъектының лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү датасыннан үти башларга тиеш (РФ Торак кодексының 162 ст. 7 өлеше).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International