Күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү һәм аны раслау турында

Күпфатирлы йортка энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү һәм аны раслау турында

 

Ресурсларны саклау өчен энергия чыганакларыннан рациональ файдалану энергетика нәтиҗәлелеге дип атала. Күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы торак йортның ресурсларның никадәр нәтиҗәле тотуын күрсәтә.

Россиядә энергетика нәтиҗәлелегенең түбәндәге классларын аерып чыгаралар: А++, А+, А, B, С, D, Е, F, G. Йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы югарырак булган саен энергия ресурсларын куллану да азрак, нәтиҗәдә, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр дә кимрәк була.

Торак фондта энергияне сак тоту дәрәҗәсен һәм аның энергетика нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, күпфатирлы йортта милекчеләрнең гомуми милкен карап тотуга карата таләпләр исемлегенә күпфатирлы йортның энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар үткәрү турында таләпләр кертелә. «Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 261-ФЗ номерлы федераль закон) 12 статьясындагы 7 өлеше нигезендә, идарәче оешмалар  энергияне сак тоту буенча чаралар турындагы тәкъдимнәрне, кимендә, елга бер тапкыр эшләргә һәм күпфатирлы йортта биналарның милекчеләре игътибарына җиткерергә тиеш.

2009 елның 23 ноябрендәге 261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, төзелгән, үзгәртеп корылган, реконструкцияләнгән яисә файдалануга тапшырыла торган, шулай ук дәүләт төзелеш күзәтчелегендә булырга тиешле күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан расланган күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләре нигезендә билгеләнә, әлеге кагыйдәләргә карата таләпләр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан куела. Файдалануга тапшырыла торган күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы төзелгән, реконструкцияләнгән, капиталь ремонт үткәрелгән күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүе турында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге бәяләмәсендә күрсәтелә.

261-ФЗ номерлы федераль законның 12 статьясындагы 3 өлеше,  «Күпфатирлы йортларның энергетика нәтиҗәлелеге классын билгеләү кагыйдәләрен раслау турында» 2016 елның 6 июнендәге 399/пр номерлы Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы боерыгы (алга таба – 399/пр номерлы боерык) нигезендә, күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге классы файдалану барышында, энергетика ресурслары чыгымының еллык чагыштырма күләмнәре турында декларация нигезендә, күпфатирлы йортның энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә туры килүен тикшерү актын бирү юлы белән, акт төзү вакытына аның энергетика нәтиҗәлелеге классын күрсәтеп, дәүләт торак күзәтчелеге органы тарафыннан билгеләнә һәм раслана.

399/пр номерлы боерыкның 5 пункты нигезендә, декларация күпфатирлы йорт биналарының милекчеләре (күпфатирлы йорт белән турыдан-туры идарә итүне гамәлгә ашырган очракта) яки күпфатирлы йорт белән идарә итүче зат тарафыннан бирелә.

399/пр номерлы боерыкның 11 пункты нигезендә, югарыда күрсәтелгән затлар Дәүләт торак инспекциясенә энергетика нәтиҗәлелеге классын бирү яки  раслау турында гариза һәм түбәндәге документларның күчермәләрен тапшыра:

а) декларация;

б) мөрәҗәгать итүченең күпфатирлы йорт белән идарә итүне гамәлгә ашыручы зат булуын раслаучы документлар (идарә итү ысулы  – идарәче компания сайланган очракта, идарә шартнамәсе яисә күпфатирлы йорт белән торак милекчеләре ширкәте яки торак кооперативы яисә башка махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы идарә итүе турында карар кабул ителгән күпфатирлы йорттагы биналар милекчеләренең гомуми җыелышы беркетмәсе);

в) мөрәҗәгать итүче вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган, РФ Гражданлык законнары таләпләре нигезендә рәсмиләштерелгән  документ.

2006 елның 13 августындагы 491 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  карары белән расланган Күпфатирлы йортта гомуми милекне карап тоту кагыйдәләренең 10 пунктындагы "ж" пунктчасы нигезендә, гомуми милек, аерым алганда, энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру турында Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәүне тәэмин итә торган хәлдә тотылырга тиеш.

Әлеге таләпләрне үтәмәгән очракта, идарәче оешма административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 гыйнвары, 08:26

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International