Чаллы торак инспекциясенә мөрәҗәгать килде, анда түбәдән су үтеп, фатирны су басуга китергән факт турында әйтелә. Мәскәү проспектындагы 67/17 йортта фатир хуҗасы 2 ел дәвамында «Электротехников» ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә кар эреп, атмосфера явым-төшемнәре вакытында фатирның түбәсе аша су үтүенә карата берничә тапкыр шикаятьләр биргән.
Һәр ел саен Россиядә икенче кварталда күпфатирлы йортлар милекчеләренең гомуми җыелышлары уза. Җыелышка төрле сораулар чыгарыла, шул исәптән күпчелек идарәче оешмалар милекчеләргә беренче квартал ахырына кадәр бирергә тиеш булган йорт белән идарә итү турындагы хисапны карау өлешендә дә.
Менделеевскида Дуслык урамы, 11а адресы буенча углекислы газ белән агулану очрагы булган, анда 7 кеше һәм аларның 5 се балалар – зыян күргән.
Инспекция Зеленодольск шәһәре, Заикин урамындагы 2 нче корпуста 14 номерлы йортта яшәүченең мөрәҗәгатен караганда «Энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 23.11.2009 ел, № 261 федераль закон таләпләрен бозу очракларын ачыклады, атап әйткәндә: бу йортны җиһазландырган салкын һәм кайнар суны исәпкә алуның гомумйорт приборлары төзексез һәм файдалануга тапшырылмаган.
Бөгелмә районара торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәренең Радищев урамындагы 22 нче күпфатирлы йортның йорт яны территориясен кышкы-язгы чорда канәгатьләнерлек дәрәҗәдә карап тотмау турында мөрәҗәгать килде.
Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең Бөгелмә шәһәренең Бауман урамындагы 16 нчы номерлы күпфатирлы йортның фатирында кайнар су урынына җылы су агу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате каралды.
Бөгелмә районара торак инспекциясенә Бөгелмә шәһәре Ленин урамы 4нче йорт адресы буенча яшәүче милекченең йорт түбәсеннән су үтүгә бәйле мөрәҗәгате килеп иреште.
Бөгелмә районара торак инспекциясе тарафыннан Бөгелмә шәһәре Дзержинский урамы 1 йорт адресы буенча яшәүче милекченең гомумйорт милкен тиешенчә тотмау турындагы мөрәҗәгате каралды.
Үзәк инспекторлык бүлеге тарафыннан Зеленодольск шәһәренең Карл Маркс урамындагы 62а номерлы йортта яшәүченең торак биналарның нормадан тыш һава температурасы һәм фатирның стенасы туңу турындагы мөрәҗәгате каралды.
Алабуга районара торак инспекциясе тарафыннан Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты урамындагы 50 нче күпфатирлы йортта яшәүченең кайнар су белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәтне тиешенчә күрсәтмәү, атап әйткәндә, фатирда кайнар су температурасы түбән булуы турында мөрәҗәгате каралды.