Әлмәт зонасы торак инспекциясенең 2015 елның июлендәге эш нәтиҗәләре турында мәгълүмат

2015 елның 17 августы, дүшәмбе

2015 елның июлендә, ТР Прокуратурасы раслаган планлы тикшерүләрнең еллык планы нигезендә, Әлмәт ЗТИ тарафыннан ике:  “Үзәк” һәм “Тимирязев, 40” торак милекчеләре ширкәтләре тикшерелде. Тукай урамы буенча 36 нчы йорт (“Үзәк” ТМШ) һәм Тимирязев урамы буенча 40 нчы йорт (“Тимирязев, 40” ТМШ) адресларындагы, гомуми мәйданы 29,2 мең кв.м  булган торак йортларны тикшерү барышында 4 күрсәтмә бирелде, аларның үтәлеше ӘЗТИ контрольлегендә.

Урынга чыгып планнан тыш үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә, 2015 елның июлендә, ачыкланган 130 хокук бозу очрагын бетерү турында 79 күрсәтмә бирелде. “ЖЭУ-5” ҖЧҖ идарәче компаниясенең вазифаи затына карата, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, торак фондны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, 4,0 мең сум күләмендә административ штраф салып, 1 беркетмә төзелде.

Барлыгы исә июль аенда элегрәк бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясы нигезендә 6 беркетмә төзелде, алар карап тикшерү өчен Җәмәгать судына җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International