Чистай шәһәренең Карьер урамы буенча 8 йортында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланганча, “Торакчы-3” (“Жилищник-3”) ИК ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан, РФ Торак кодексының таләпләрен бозып, гомуми файдаланудагы урыннарның (коридорларның) мәйданнарын кушу аркасында гражданнарның милегендә һәм наймында булган торак биналарның гомуми мәйданнары арттырылган. Биналарның гомуми мәйданнарын арттыру сәбәпле гражданнарның биналарның гомуми мәйданына бәйле булган ТКХ түләүләре дә арткан.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен Чистай ЗТИ тарафыннан күрсәтмә бирелде, ул идарәче компания тарафыннан билгеләнгән вакытка үтәлде. Гражданнарның торак биналарының мәйданнары тиешле күләмгә китерелде, моннан тыш, ТКХ өчен түләүләр яңадан хисапланды.
Яңадан хисаплау нәтиҗәсендә гражданнарга 5362,86 сум күләмендә акчалары кире кайтарып бирелде.