2015 елның 4 августында Чаллы шәһәренең Мәскәү проспектындагы 30/18 йорт адресы буенча урнашкан эшлекле үзәгендә Россиянең “Икътисадый белем үзәге” ИПБиА карамагындагы Белем алу-методик үзәге тарафыннан үткәрелә торган семинар булды. Семинарда шәһәрдәге һәм Тукай районындагы Идарәче компанияләрнең вәкилләре, ТМШ рәисләре катнашты.
Чараның беренче өлешендә Санкт-Петербургтан килгән лектор, ә икенче өлешендә Чаллы зонасы торак инспекциясе вәкиле чыгыш ясады. Чыгыш “ТКХ предприятиеләре тарафыннан торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын арттыру. Типик хаталар, законнарны тормышка ашыруда киткән җитешсезлекләр өчен җитәкчеләрнең җаваплылыгы” мәсьәләләренә багышланган иде.