Буа шәһәренең Гагарин урамы буенча 17 нче йортта яшәүчеләрнең йортта кайнар су булмауга карата мөрәҗәгате буенча үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре әлеге коммуналь хезмәтне җиткерүче “Буа җылылык челтәрләре предприятиесе” ЯАҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде. Тикшерү барышында “БҖЧП” ЯАҖ тарафыннан РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 354 номерлы Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре бозылуы, ә атап әйткәндә, Буа шәһәренең Гагарин урамы буенча 17 нче йортның су алу ноктасында кайнар су булмавы ачыкланды.
Торак инспекциясенең “БҖЧП” ЯАҖ бирелгән кайнар су белән тәэмин итүне җайга салу турындагы күрсәтмәсе билгеләнгән вакытта үтәлмәде. Нәтиҗәдә “БҖЧП” ЯАҖ карата РФ КоАП 19.5 статьясының 24 өлеше нигезендә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм 2015 елның 3 августында, карап тикшерү өчен, Буа шәһәренең җәмәгать судына тапшырылды.