Үзәк инспекторлык бүлегенең 2015 елның июлендәге эшчәнлеге хакында 2015 елның июлендә ҮИБ белгечләре юридик затларга карата 96 мәртәбә тикшерү үткәрде

2015 елның 11 августы, сишәмбе

2015 елның июлендә ҮИБ белгечләре юридик затларга карата 96 мәртәбә тикшерү үткәрде. Шул исәптән, Татарстан Республикасы Прокуратурасы тарафыннан расланган планлы тикшерүләрнең еллык планы нигезендә, Биектау муниципаль районында планлы тикшерү үткәрелде һәм Балтач районы башкарма комитетына карата тикшерү башланды.

План буенча 6 күпфатирлы йорт тикшерелде, аларның гомуми мәйданы – 3999,50 кв.м. Ачыкланган җитешсезлекләр саны – 28. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 6 күрсәтмә бирелде.

ҮИБ инспекторлары тарафыннан 89 мәртәбә планнан тыш тикшерү үткәрелде. Тикшерелгән торак йортларның мәйданы – 263811,57 кв.м. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 85 хокук бозу очрагы ачыкланды, 33 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозу турында 7 беркетмә төзелде. РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә 44 000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды.

2015-2016 елларда җылыту сезонына әзерлек кысаларында июль аенда Арча, Апас, Буа, Югары Ослан, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Саба һәм Тәтеш муниципаль районнарындагы йортлар тикшерелде. Гомуми мәйданы 71,773 мең квадрат метр булган 59 торак йорт каралды. 6 йортта торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Алар буенча 6 күрсәтмә бирелде һәм РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә беркетмә төзелде.

2015 елның июлендә гражданнардан кергән 58 мөрәҗәгать каралды. Аларны карап тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 9 күрсәтмә бирелде. Административ хокук бозу турында 2 беркетмә төзелде.

Күпфатирлы капиталь ремонтлау программасын үтәү кысаларында июль аенда 40 йорт тикшерелде, аларның гомуми мәйданы 71,44 мең квадрат метр тәшкил итте. Башкарылган эшләр турында (КС-2) 486 акт кабул ителде. Кабул ителгән актларның суммасы – 246 млн. 740 мең 415 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International