Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән расланган планлы тикшерүләрнең еллык планы нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе 2015 елның 6 аенда, гомуми мәйданы 338,791 квадрат метр булган 122 күпфатирлы йортны комплекслы карап, торак фонды белән идарәлек итүче 15 юридик затны тикшерде.
Планлы тикшерүләр барышында торак фондын карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 1017 очрагы ачыкланды, тикшерү турында 125 акт төзелде, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 263 күрсәтмә бирелде, аларның 203се үтәлгән һәм башкарылган эшләр турында актлар белән ябылган. РФ КоАП 7.22 статьясы, 9.16 статьясының 4 өлеше нигезендә административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде, БЗТИ башлыгы тарафыннан 57 мең сумлык административ штраф салу турында 14 карар чыгарылды. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше нигезендә 8 беркетмә җәмәгать судына җибәрелде, җәмәгать суды тарафыннан 30 мең сумлык административ штраф салу турында 3 карар чыгарылды.
Планлы тикшерүләр буенча 52 күрсәтмә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә.