2015 елның июле өчен Чистай зонасы торак инспекциясенең инспекторлык эшчәнлеге турында мәгълүмат

2015 елның 4 августы, сишәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 июленнән башлап 28 июленә кадәр (20 эш көне) Алексеевск районының Алексеевск штп, “МКК” ТМШ карата планлы тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында гомуми мәйданы 14 251,4 квадрат метр булган 14 күпфатирлы торак йорт комплекслы тикшерелде. Урынга чыгып тикшерү нәтиҗәсендә 81 хокук бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен “МКК” ТМШ адресына 16 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлеше Чистай ЗТИ контрольлегендә.

2015 елның  июлендә Чистай ЗТИ планнан тыш, урынга чыгып 34 мәртәбә юридик затларны тикшерде, тикшерүләрнең 26сы элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерүгә һәм 8е гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләр нигезендә үткәрелгән тикшерүләргә бәйле иде. Тикшерелгән 26 күрсәтмәнең 24се билгеләнгән вакытка үтәлгән, актлар белән ябылган. 2 күрсәтмәне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше нигезендә 2 беркетмә төзелде, административ эшләр карап тикшерү өчен җәмәгать судына җибәрелде.

2015 елның июлендә Чистай ЗТИгә гражданнардан 22 язмача мөрәҗәгать килеп иреште. Алар арасыннан 12се урынга чыгып тикшерелде, 9ы инспекция контрольлегенә алынды (9 күрсәтмә бирелде), 3 мөрәҗәгать буенча тикшерү актлары төзелде.

Идарәче оешмаларның торак фондын сезонлы эксплуатацияләүгә әзерләвен мониторинглау кысаларында Чистай ЗТИ 2015 елның июлендә гомуми мәйданы 176,4 мең квадрат метр булган 150 күпфатирлы йортны тикшерде. Барлык йортларда да торак йортларның кышкы чорда файдалануга әзер булмавын таныклаучы Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның типик очраклары ачыкланды, әйтик керә торган ишекләр һәм баскыч мәйданнарындагы тәрәзәләр төзек түгел; түбә капламындагы җитешсезлекләр; тамбурлардагы торбаүткәргечләрдә җылылык изоляциясе юк;  җылылык белән тәэмин итү һәм салкын су белән тәэмин итү системаларының бикләү-җайга салу арматураларына ревизия ясалмаган; җилләткеч торбаларның башындагы кирпеч өемнәре җимерек; подъездларга керә торган ишек өстендәге түбә кыекларының гидроизоляция капламы төзек түгел һ.б. Барлыгы 621 бозу очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен идарәче оешмаларга 150 күрсәтмә бирелде. Аларның үтәлеше инспекция контрольлегендә.

Моннан тыш, идарәче оешмаларның (ТМШ һәм ИК) вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, 5 беркетмә рәсмиләштерелде; вазифаи затларны гомуми 21 000 сумлык административ штрафка тарту рәвешендә җаваплылыкка тарту турында 5 карар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International