Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2011 елның 26 декабрендәге 1068 номерлы карары белән расланган ТР Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмә нигезендә, юридик затлар тарафыннан торак законнарының мәҗбүри таләпләре үтәлешен контрольдә тоту функцияләрен башкару кысаларында, Казан шәһәренең торак инспекциясе тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрелә.
2015 елның 6 аенда, планлы тикшерүләрнең Прокуратура белән килештерелгән еллык планы нигезендә, Казан шәһәрендә КШТИ тарафыннан 25 идарәче оешма тикшерелде.
Тикшерүләр барышында торак законнары бозылуның 172 очрагы ачыкланды, РФ КоАП 7.22, 9.16 ст. 5ө., 7.23.3 ст. 1ө. нигезендә административ хокук бозулар турында 1,005 миллион сумлык 33 беркетмә төзелде, шулай ук күрсәтелгән оешмаларга карата ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында 21 күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү нәтиҗәсендә 155 җитешсезлек очрагының бетерелүе ачыкланды, күрсәтмәне үтәмәгән өчен 1 беркетмә РФ КоАП 19.5 ст. 1 ө. буенча җәмәгать судына җибәрелде, 6 күрсәтмә инспекция контрольлегендә.