Нурлат ш. “Экойорт” ҖЧҖ тарафыннан торак фондын сезонлы эксплуатацияләүгә әзерлек чаралары үтәлешен мониторинглау турында

2015 елның 31 июле, җомга

Татарстан Республикасыныж Дәүләт торак инспекциясе турында нигезләмә нигезендә, торак фондын сезонлы эксплуатацияләүгә әзерлек чаралары үткәрелүне мониторинглау кысаларында, Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан, аларның алдагы кышкы чорда файдалану өчен әзерлеген бәяләү максатларында, Нурлат шәһәрендәге “Экойорт” (“Экодом”) ҖЧҖ идарәлегендә булган 7 күпфатирлы торак йорт тикшерелде.

Тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды: подъездлардагы керә торган ишекләр төзек түгел (ишек тукымалары җимерек, ябыла торган җире тыгыз түгел, ишек уемы буенча штукатуры купкан);  җилләткеч торбаларның башындагы кирпеч өемнәре өлешчә җимерек; баскыч мәйданнарындагы тәрәзә пыялалары төзек түгел; салкын су белән тәэмин итү системасының бикләү-җайга салу арматурасына ревизия ясалмаган; подъездга керә торган җирдә түбә кыекларының гидроизоляция капламы җимерек. Ачыкланган бозуларны бетерү өчен “Экойорт” ҖЧҖ карата 7 күрсәтмә бирелде.

Моннан тыш “Экойорт” ҖЧҖ директоры, торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, 4000 сум күләмендә штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International