Торак фондына карата планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәргәндә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортларны алдагы җылыту сезонына әзерләү барышы контрольдә тотыла.
2015 елның 15 июленә карата Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарындагы 1068 КФЙ арасыннан, “Торак фонды мониторингы” МАС белешмәләре буенча, йорт эчендәге җылылык белән тәэмин итү системаларын юдыру һәм алардан һава кудыру актлары 923 КФЙ буенча гына бар (гомуми йортлар саныннан 86%), торак йортларның алда торган җылыту сезонына әзерлек паспортлары 823 КФЙ алынган (гомуми саннан 70%).
2015 елның 15 июленә карата Түбән Кама зонасы торак инспекциясе гомуми мәйданы 584,1 мең метр квадрат булган 90 йортны тикшерде. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча идарәче оешмаларга карата 54 күрсәтмә бирелде, аларның 26сы билгеләнгән срокта үтәлде, 28е ТКЗТИ контрольлегендә. Моннан тыш, РФ КоАП 7.22 һәм 9.16 статьялары нигезендә административ хокук бозу турында 16 беркетмә төзелде, аларны карау барышында 91,0 мең сумлык административ штраф салу турында 16 карар чыгарылды. Күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен РФ КоАП 1 өлешендәге 19.5 статьясы нигезендә административ хокук бозу турында 8 беркетмә төзелде, җәмәгать судлары тарафыннан 41,0 мең сумлык административ штрафлар салу турында 3 карар чыгарылды, 5 беркетмә буенча карар кабул итү ТКЗТИ контрольлегендә кала бирә.