Чистай ЗТИ үз карамагындагы районнарда юридик затларны планлы рәвештә тикшерә

2015 елның 15 июле, чәршәмбе

Прокуратура белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 1 июленнән башлап Алексеевск районының Алексеевск штп "МКК" торак милекчеләре ширкәтенә карата планлы тикшерү башланды. План буенча тикшерү 20 эш көне дәвамында үткәрелергә тиеш. ТР Прокуратурасы тарафыннан урынга чыгып һәм документар тикшерүләр үткәрү килештерелде.

Урынга чыгып тикшерү барышында ТМШ карамагында булган 14 күпфатирлы торак йортны карап чыгу планлаштырыла.

Хәзерге вакытта 6 күпфатирлы йорт тикшерелде. Планлы тикшерү кысаларында шулай ук торак йортларның кышкы шартларда файдалану өчен әзер булуы да тикшерелде. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләүнең техник кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Аларны бетерү өчен 6 күрсәтмә бирелде.

Моннан тыш, документар тикшерү барышында, ТМШдан хокук билгели торган, эшчәнлеген башкарганда кулланыла торган, торак законнарының һәм энергияне саклау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәүгә бәйле документлар соратып алынды. Әлеге тикшерү барышында ачыкланган бозуларны бетерү өчен 2 күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше ЧЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International