Техника куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турында

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Күпфатирлы йортларда капиталь ремонтны тикшерү барышында Бөгелмә муниципаль районында техника куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланды.

Бөгелмә шәһәренең Луговая урамы буенча 10 нчы йортны тикшергәндә биек урында эшләгәндә “Теплогазмонтаж” ҖЧҖ подрядчы оешмалары эшчеләренең хезмәт сагы һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәмәве ачыкланды, ә атап әйткәндә, түбәдәге эшләр саклагыч чаралардан – махсус билбау һәм каскадан башка гына башкарыла.

Ачыкланган бозу очракларының подрядчы оешма хезмәткәрләренең дә, гражданнарның да гомеренә һәм (яки) сәламәтлегенә зыян китерү белән янавын исәпкә алып, инспекция тарафыннан Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә административ йогынты чаралары күрү өчен хат җибәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе инспекторы В.В. Бувальцев карары нигезендә “Теплогазмонтаж” ҖЧҖ подрядчы оешмасының вазифаи заты административ хокук бозуда гаепле дип табылды, моның өчен РФ КоАП 5.27 статьясының 1 өлеше нигезендә җаваплылык каралган, һәм ул 5000 сум күләмендә административ штраф салыну рәвешендә җәзага тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International