Бөгелмә зонасы торак инспекциясенең 2015-2016 елларда җылыту сезонына әзерлеге хакында

2015 елның 10 июле, җомга

Торак-коммуналь хуҗалык объектларын үз вакытында әзерләү максатында муниципаль районнарда (Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы) шәһәр һәм район коммуналь хезмәтләре тарафыннан 2015-2016 еллардагы җылыту сезонына әзерлек эшләре алып барыла. Ягулык-энергетика системасы эшчәнлегендә ышанычлылыкны арттыру яңа җылыту чорына әзерлектә төп бурыч булып тора.

Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә 2139 күпфатирлы торак йорт бар, шул исәптән:

- 1567се үзәктән җылытыла;

- 572се индивидуаль җылытыла.

Торак фондын 2015-2016 еллардагы җылыту чорына әзерләү эшләрен башкару өчен Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль берәмлекләрендә күпфатирлы йортларда җылылык белән тәэмин итү системасының йорт эчендәге инженерлык челтәрләрен юдыру һәм алардан һава кудыру графиклары расланды. 2015 елның 07 июленә карата расланган графиклар нигезендә муниципаль районнарда юдыру һәм һава кудыру эшләре башланды: Азнакайда – 154 йортта; Лениногорскида – 117 йортта; Ютазы районында – 11 йортта; Бөгелмәдә 599 юдыру һәм 382 һава кудыру акты бар.

Муниципаль районнарда 2015-2016 еллардагы җылыту сезонына әзерлек буенча штаб төзелде һәм эшли башлады.

Җылыту чорына әзерлек барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә гомуми милекне тиешенчә карап тотуга карата: түбәндән су үтү, фасадны ремонтлау, торбаүткәргечләрдә җылылык изоляциясе булмау, тамбур ишекләрен ремонтлау һәм баскыч булган җирләрне пыяла белән тышлау буенча 38 язмача мөрәҗәгать килеп иреште.

Язмача мөрәҗәгатьләрне карап тикшерү барышында 28 күрсәтмә бирелде, аның 12се башкарылды, 16 күрсәтмә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе карамагында. РФ КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында 10 беркетмә төзелде, 40 мең сумлык карар чыгарылды.

2015 елгы планлы тикшерүләр барышында 97 торак йорт тикшерелде. 129 күрсәтмә бирелде, алар өлешчә башкару турындагы актлар белән капланды. РФ. КоАП 7.22 статьясы буенча административ хокук бозу турында 11 беркетмә төзелде, 46 мең сумлык карар чыгарылды. Дәүләт күзәтчелеге органының законлы вәкиле биргән күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен РФ КоАП 19.5 статьясының 1 өлеше буенча 7 беркетмә төзелде һәм җәмәгать судына җибәрелде. Җәмәгать суды тарафыннан 40 мең сумлык карар чыгарылды.

Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International