Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексына кертелгән үзгәрешләр нигезендә 2013 елның 1 ноябреннән торак фондыннан файдалану һәм аны саклау буенча дәүләт контрольлеген башкаручы органнар РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлешендә каралган административ хокук бозулар (күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдаланудагы урыннарында тәмәке тарту өлешендә) турындагы эшләрне карап тикшерә. Федераль законда билгеләнгәнчә, күрсәтелгән урыннарда тәмәке тарту буенча тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан алып 1000 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
2015 елның 1 гыйнварыннан алып 2015 елның 30 июненә кадәрге чорда Әлмәт ЗТИ тарафыннан Әлмәт районы буенча РФ КоАП 6.24 статьясының 1 өлеше нигезендә РФ ЭЭМ бүлеге төзегән 142 административ эш карап тикшерелде. 71 000 сумлык штраф санкцияләре салынды.