2015 елның 24 июнендә Әлмәт зонасы торак инспекциясенә “Уңыш” ҖЧҖ директорына һәм “Көнбатыш капкалар” ТМШ рәисенә карата Әлмәт шәһәре прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше буенча чыгарылган эш кузгату турындагы карар килеп иреште.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Әлмәт шәһәре прокуратурасы түбәндәгеләрне ачыклады: “Уңыш” ҖЧҖ идарәче компаниясе тарафыннан Әлмәт шәһәренең Бигаш урамы буенча 123 номерлы торак йортта һәм “Көнбатыш капкалар” ТМШ тарафыннан Әлмәт шәһәренең Бигаш урамы буенча 133 номерлы торак йортта торак законнары таләпләре һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылган.
2015 елның 29 июнендә административ эш материаллары Әлмәт ЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде. Нәтиҗәдә “Уңыш” ҖЧҖ директоры һәм “Көнбатыш капкалар” ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә, вазифаи затка 4000 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды.