2015 елның 1 июлендә Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы тарафыннан, видеоэлемтә режимындагы конференция рәвешендә, җирле үзидарә органнарының “Муниципаль контрольлек итү мәсьәләләре” темасына муниципаль контрольлек үткәрүгә җаваплы хезмәткәрләре өчен белем бирү семинары булып узды.
Белем бирү семинарында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов җирле үзидарә органнарының контрольлек вәкаләтләрен гамәлгә ашырудгы төп мәсьәләләрне карап тикшерде, шул ук вакытта ел саен Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгына җибәрелә торган муниципаль контрольлек итү турындагы докладларда бу эшчәнлек нәтиҗәләрен чагылдыруның тулы булуына аеруча зур игътибар юнәлтте.
Семинарда Татарстан Республикасында Федераль финанс-бюджет күзәтчелеге хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары И.Л. Шәйхетдинов, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы А.Н. Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Прокуратурасы Федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең эшмәкәрләрнең хокуклары үтәлешен күзәтү буенча 2 номерлы бүлек прокуроры И.Ф. Газизов, Татарстан Республикасы буенча Федераль дәүләт кадастры һәм картографиясе хезмәте идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге баш белгеч-эксперты М.Р. Мухтаров катнашты.