Квартал саен Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итүне, күпфатирлы йортларда биналарның милекчеләренә караган гомуми милекне карап тоту кагыйдәләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрелә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм ачыкланган бозулар буенча идарәче компанияләргә күрсәтмәләр бирелә. Әлеге күрсәтмәләрнең үтәлеше буенча идарәче компанияләр тотылган чыгымнар турында белешмәләр тапшыра.
2015 елның II кварталы нәтиҗәләре буенча чыгымнар суммасы 4 177, 53 мең сум тәшкил итә.