КШТИ планнан тыш тикшергәннән соң Идел буе районындагы йортларның берсендә яшәүчеләргә 135 000 сум акча кайтарып биреләчәк

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясе, Сафиуллин урамы буенча 16 номерлы йорттагы милекчеләрнең мөрәҗәгате нигезендә, “Идел буе районы ТКХ ИК” ҖЧҖ карата планнан тыш тикшерү үткәрде.

         Тикшерү барышында билгеле булганча, РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маендагы “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 307 номерлы Карарының 21 пункты нигезендә идарәче компания тарафыннан, 2014 ел өчен исәпкә алу җайланмаларындагы күрсәткечләргә таянып, түләүләр яңадан хисапланган. Ләкин йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасы күрсәткечләре буенча түләүләрне яңадан хисаплау таләпләрне бозып башкарылган.

         Фатирның гомуми мәйданыннан 1 квадрат метры өчен кайтарып бирелә торган сумма 54,77 сум булырга тиеш. Ләкин идарәче оешма кайтарып бирелә торган сумманы 5,46 сум күләмендә исәпкә алып, түләүләрне яңадан хисаплаган.

         “Идел буе ТКХ ИК” ҖЧҖ түләүләрне яңадан хисаплаячак, бу хәл 2015 елның июнь ае өчен исәп-фактура кәгазендә чагылдырылачак. Шул ук вакытта кайтарып бирелә торган сумма күләме 135 000 сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International