Күпфатирлы йортлар белән лицензиясез идарә итү

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт зонасы торак инспекциясе “ЖЭУ+5” ҖЧҖнең йортлар белән лицензиясез идарә итүенә карата йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карады.

“ЖЭУ+5” ҖЧҖ карамагында Әлмәт шәһәрендәге 58 торак йорт булган. ТР Лицензия комиссиясе карары нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә карата эшмәкәрлек эшчәнлеге башкару өчен хокук бирә торган лицензия “ЖЭУ+5” ҖЧҖ ИНН 1644065489 (Әлмәт ш., Ленин ур., 55 йорт, директоры Е.М. Липаткина) бирелгән.

2015 елның май аенда 58 КФЙ милекчеләреннән идарәче компанияне яңадан сайлау буенча гомуми җыелыш беркетмәләре Әлмәт ЗТИ тапшырылган, документлар буенча күпфатирлы йортлар белән идарә итүче сыйфатында “ЖЭУ+5” ҖЧҖ ИНН 1650149874 (Чаллы ш., Вахитов пр., 28 йорт, 169 фатир, директоры В.В. Липаткин) сайлап алынган.

“ЖЭУ+5” ҖЧҖ ИНН 1650149874 идарәче компаниясенең күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә карата эшмәкәрлек эшчәнлеге башкару өчен хокук бирә торган лицензиясе юк. Моннан тыш, “ЖЭУ+5” ҖЧҖ ИНН 1650149874 58 йортта яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре җибәрә.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә карата хокук бирә торган лицензиядән башка гына эшмәкәрлек эшчәнлеге башкарган өчен “ЖЭУ+5” ҖЧҖ ИНН 1650149874 (Чаллы ш., Вахитов пр., 28 йорт, 169 фатир, директоры В.В. Липаткин) карата Әлмәт ЗТИ тарафыннан РФ КоАП 14.1.3 статьясының 1 өлеше нигезендә беркетмә төзелде һәм карап тикшерү өчен ТР Әлмәт шәһәре судына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International