КШТИ командасы “Спортлы Казан-2015” спартакиадасында мини-футбол буенча турнирда икенче урынга лаек булды

2015 елның 24 июне, чәршәмбе

Дәүләт һәм муниципаль учреждение командалары арасында “Спортлы Казан-2015” V гомумшәһәр олимпиадасының мини-футбол буенча ярышлары тәмамланды.

Казан шәһәре торак инспекциясе командасы “Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте”, “Төзүче” командаларын җиңеп, төркем турнирын уңышлы гына үткәреп җибәрде. Җирәбә салу нәтиҗәсендә ярымфиналда уйнаячак парлар билгеле булды. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты командасы КШТИнең көндәше булды. Катлаулы матчта тагын да тәҗрибәле көндәшне җиңеп, Федераль салым хезмәте командасы белән финалга чыгу мөмкинлеге туды. Вакыйгаларга бай, кызыклы һәм мавыктыргыч уен барышында, пенальти сериясендә 3 тупның 2сен тибеп җибәрүче капкачының ышанычлы гамәлләре нәтиҗәсендә, команда тагын җиңде һәм турнирның төп призы өчен ярышырга туры килде.

Финал матчында турнирның фаворитларыннан берсе саналган “Социаль өлкә” җыелма командасы көндәш булды. Катлаулы тарткалашуда бик аз гына аерма белән “Социаль өлкә” командасы җиңде. Өченче урынны “Икътисадчы” командасы яулады.

Шулай итеп, КШТИ тантаналы рәвештә көмеш медальләр алды һәм бу шатлыгын җанатарлары белән уртаклашты, алары ярышлар барышында командага көч һәм энергия өстәп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International