Чистай ЗТИ үз карамагындагы муниципаль районнарда юридик затларны планлы рәвештә тикшерә

2015 елның 23 июне, сишәмбе

ТР Прокуратурасы белән килештерелгән тикшерүләр планы нигезендә 2015 елның 15 июненнән башлап Чистай ЗТИ Нурлат шәһәрендәге “Уңайлылык” (“Комфорт”) торак милекчеләре ширкәтен планлы рәвештә тикшерүгә кереште. План буенча тикшерү 20 көн дәвам итәчәк. Урынга чыгып һәм документар тикшерүләр үткәрү ТР Прокуратурасы белән килештерелгән.

Урынга чыгып тикшерү барышында ТМШ карамагында булган 25 күпфатирлы торак йортны комплекслы тикшерү планлаштырыла.

Хәзерге вакытта 10 КФЙ тикшерелгән. Нәтиҗәдә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очраклары ачыкланды. Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 10 күрсәтмә бирелде. Шулай ук документар тикшерү дә башкарылды, аның барышында торак милекчеләре ширкәтеннән эшчәнлеген гамәлгә ашырганда кулланыла торган, торак законнарының һәм энергияне саклау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәүгә бәйле хокук билгели торган документлар соратып алынды. Документар тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү өчен 2 күрсәтмә бирелде.

Күрсәтмәләрнең үтәлеше инспекция контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International