Үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, Питрәч районының Кощаково авылындагы Үзәк урамы буенча 13 номерлы йортның 7 номерлы фатирында салкын су белән тәэмин итү өчен исәпләнгән түләүнең нигезле булу-булмавына карата гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә “Питрәч-ИК” (“УК-Пестрецы”) ҖЧҖ карата планнан тыш документар тикшерү үткәргәндә, РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы 354 номерлы Карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм биналардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 59 пунктының “б” пунктчасы һәм 69 пункты бозылу очракларын ачыклады.
Роспотребнадзорның ТР Идарәсе ТР ДТИ тапшырган документлар нигезендә йорт белән идарә итүче оешманы (“Питрәч-ИК” ҖЧҖ) РФ КоАП 14.6 статьясының 2 өлеше буенча 100000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартты.
Ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында “Питрәч-ИК” ҖЧҖ бирелгән күрсәтмә үтәлде.