Бөгелмә районындагы капиталь ремонт хакында

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бөгелмә районы буенча 2015 елда 185-ФЗ нигезендә 87 йортта капиталь ремонт үткәрү планлаштырылган.

Бөгелмә шәһәренең Галиәсгар Камал урамы буенча 32, 31 номерлы торак йортларны капиталь ремонтлау барышын тикшергәндә түбәндәге хокук бозу очрагы ачыкланды:

         - диварларның тышлау өслеге астында бозылган штукатур өслеге калган.

Эшләр “Тепломонтажгаз” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан алып барыла. Әлеге җитешсезлек очрагы буенча Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тикшерү актлары төзеде һәм, чара күрү өчен, Бөгелмә шәһәре прокуратурасына җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International