“Спортлы Казан-2015” спартакиадасы

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

15 июнь көнне, “Спортлы Казан-2015” спартакиадасы кысаларында, дәүләт һәм муниципаль учреждение командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар старт алды.

Турнирны тантаналы ачу чарасында “Хезмәт резервлары” стадионында Казан ш. Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе И.В. Сивов, Казан ш. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.В.Гречанникова, Казан ш. Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе И.Г.Фәхриев сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Быел мини-футбол буенча турнирда 17 команда катнаша, алар 5 төркемгә бүленгән. Төркем турниры нәтиҗәләре буенча ¼ финалда ярышларны дәвам иттерәчәк парлар формалашачак.

Казан шәһәре торак инспекциясе коллективы ярышларда инде традицион катнаша. КШТИ белән бер төркемдә Социаль өлкә командалары, Төзүчеләр, Казан ш. Киров һәм Мәскәү районнары Хакимиятләре уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International