Нурлат ш. “Торак” ТМШ рәисен торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту хакында

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Нурлат ш. “Торак” ТМШ рәисенә карата Нурлат шәһәре прокуроры тарафыннан РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозу эше кузгату турында чыгарылган карар 2015 елның 05 июнендә Чистай зонасы торак инспекциясенә карап тикшерү өчен җибәрелде.

Карар прокурор тарафыннан “Торак” торак милекчеләре ширкәтенең әлеге ширкәткә караган торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау өлешендә торак законнары таләпләрен үтәү-үтәмәвен тикшерү нәтиҗәсендә чыгарылган.

Нурлат ш., К. Маркс урамы буенча 9а номерлы торак йортта күрсәтелгән таләпләр җитди бозылган булып чыкты.

2015 елның 11 июнендә административ эш материаллары Чистай ЗТИ башлыгы тарафыннан карап тикшерелде.

Карап тикшерү нәтиҗәсендә “Торак” ТМШ рәисе РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, һәм аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International