Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә яңадан исәпләүләр хакында

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

         2015 елның апрель аенда бер идарәче компаниядән икенчесенә күчкән вакытта Чаллыда яшәүчеләргә икеләтә исәп кәгазьләре килгән, бу хәл яңа идарәче компаниягә йорттагы гомуми һәм шәхси исәпкә алу җайланмаларының тәгаенләнгән күрсәткечләрен тапшырмау аркасында килеп чыккан.

Чаллы зонасы торак инспекциясе тарафыннан мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәсендә М. Җәлил проспекты буенча 64 нче номерлы күпфатирлы йортта яшәүчеләргә түләүләр яңадан исәпләнде, нигездә, мөрәҗәгать итүченең фатиры буенча – 3 714,00 сум күләмендә, бу 2015 елның май ае өчен килгән түләү кәгазендә чагылдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International