Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы "Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында" 430-р номерлы әмернамәсен үтәү максатында Түбән Кама зонасы торак инспекциясе 1 апрельдән башлап 3 июньгә кадәрге чорда планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында йорт яны территорияләрен аларның санитар торышы һәм төзеклегенә карата тикшерде.
Түбән Кама, Зәй һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында барлыгы 316 йорт яны территориясе тикшерелде.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә һәм йорт яны территорияләренең санитар торышы, балалар өчен уен мәйданчыкларын һәм кече архитектура рәвешләрен, чүп әрҗәләре урыннарын һәм адрес атрибутикасын карап тоту һәм ремонтлау буенча ачыкланган җитешсезлекләр буенча Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмаларга карата 55 күрсәтмә бирелде, идарәче компанияләрнең вазифаи затларына карата РФ КоАП 7.22 ст. нигезендә административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде, 14,0 сум күләмендә штраф салынды.
2015 елның 1 июненә карата барлык күрсәтмәләр дә тулы күләмдә үтәлде.
Шушы чорда инспекция тарафыннан РФ КоАП 6.24 ст. 1 өлеше нигезендә - күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарткан өчен төзелгән административ хокук бозу турында 99 беркетмә каралды, 49,5 мең сум күләмендә штраф салу турында карарлар чыгарылды.