Чаллы ш., Минзәлә һәм Тукай районнарында үткәрелгән санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре хакында

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнары территорияләрендә быелның 1 апреленнән башлап 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык үткәрелү сәбәпле, Чаллы зонасы торак инспекциясе 122 торак йортта йорт яны территорияләренең, яшел утыртмаларның, спорт, балалар өчен уен мәйданнарының һәм хуҗалык мәйданнарының санитар торышын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган бозуларны бетерү турында 26 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы буенча юридик затка карата 1, вазифаи затларга карата 11 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International