Гражданнарның мөрәҗәгатен карап тикшергәндә капиталь ремонт буенча җитешсезлекләр ачыкланды

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Ленин урамындагы 89 номерлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен караганда капиталь ремонт буенча җитешсезлекләр ачыкланды. Әлеге йортта эшләр "Зилант плюс" ҖЧҖ тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 24 декабрендәге 1021 номерлы Карары нигезендә башкарыла.

Тикшерү вакытында техник куркынычсызлык таләпләрен бозу очраклары ачыкланды: төзелеш корылмаларында терәкләр юк, алар СНиП кагыйдәләренә җавап бирми. Моннан тыш, ремонт эшләренең сыйфаты да канәгатьләнерлек түгел: йорт түбәсендә канализация өчен торбалар юк, рулонлы келәм җилләтү шахталарына тыгыз ятып тормый (СНиП бозу) һәм түбә түшәмәсе СНиП кагыйдәләрен бозып түшәлгән.

Әлеге җитешсезлекләр буенча Әлмәт зонасы торак инспекциясе, прокурор йогынтысы чараларын күрү өчен, Әлмәт шәһәре прокуратурасына хат җибәрде.

Мөрәҗәгать ӘЗТИ контрольлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International