Чаллы шәһәрендәге капиталь ремонт барышын тикшерү нәтиҗәләре

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Чаллы зонасы торак инспекциясе үткәргән капиталь ремонт барышын тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган җитешсезлекләр турындагы актлар Чаллы шәһәре прокуратурасына җибәрелде. Нәтиҗәдә Чаллы прокуратурасы тарафыннан 2015 елгы капиталь ремонт программасы объектларында эшләр башкаруга җаваплы булган генподрядчы һәм субподрядчы оешмаларының вазифаи затларына карата РФ КоАП 9.4 статьясының 1 өлеше нигезендә (техник регламентлар таләпләрен, стандартлаштыру өлкәсендәге документларның мәҗбүри таләпләрен яки капиталь төзелеш объектларын капиталь ремонтлаганда махсус техник шартларның таләпләрен бозу) административ хокук бозу эше кузгату турында 5 карар чыгарылды.

Шулай ук бу оешмаларга һәм идарәче компаниянең җитәкчесенә карата торак фондын капиталь ремонтлау өлкәсендәге закон бозу очракларын бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International