Мәскәү мэры Сергей Собянин торак йортларга аерым керү юлы төзүне тыя торган карарга кул куйды, дип хәбәр итә РБК. Әлеге закон нигезендә торак йортларның беренче катларындагы фатирларда кибет оештыру мөмкин булмаячак.
Сергей Собянин законнарга үзгәрешләр кертү турында әле 2015 елның 15 маенда ук имзалады. Элек күпфатирлы йортларда биналарны үзгәртеп кору турында текстта “тышкы тамбурлар һәм болдырлар” турында пункт булган, ләкин яңа карар нигезендә әлеге элементлар законнан юкка чыга. Шуның аркасында торакны торак фондыннан коммерцияле фондка күчерү мөмкин булмаячак. “Аерым керү юлы ясап, торак булмаган фондка күчерү элек тә зур авырлыклар тудыра иде”, – ди басмага биргән җавабында “Россия терәге” (“Опора России”) Мәскәү бүлегенең “Россия терәге” эшмәкәрләр-инвалидлар эшләре буенча комитеты рәисе Игорь Федотов. Аның сүзләренә караганда, яңа нормалар аркасында Мәскәүнең тыныч районнары адым аралыгында торган кибетләрдән мәхрүм калачак.
РБК мәгълүматларына караганда, 2015 елның февраленнән башлап, башкалада торак бинаны торак булмаган фондка күчерү турында рөхсәтләр бирелми башлаган – 700 артык кибет шулай итеп ачылмыйча калган. Май аенда 70 кече һәм урта эшмәкәр бу мәсьәләне хәл итүне сорап мэриягә мөрәҗәгать иткән. Басмада билгеләп үтелгәнчә, Сергей Собянинга “торак биналарны торак булмаган биналарга күчерү өлкәсендә тәртип урнаштыру”ны сорап, янәсе фатирларда яшәүчеләрдән ирешкән күп күләмле мөрәҗәгатьләр нигезендә, “Бердәм Россия” партиясе мөрәҗәгать иткән.
Яңа СНиП кагыйдәләре буенча, 1 июльдән башлап, торак биналарның җир асты һәм беренче-икенче катларында урнашкан сәүдә предприятиеләре һәм җәмәгать туклану нокталары 23 сәгатьтән соң эшли алмаячак. Бу кагыйдәне бозган очракта, кибетләрнең, рестораннарның, даруханәләрнең, химчистарткычларның, чәчтарашханәләрнең һәм башка сәүдә нокталарының, шулай ук төнге чорда эшләүче кафеларның һәм рестораннарның хуҗалары административ җәзага тартылачак. 2015 елның маенда Төзелеш министрлыгы карар проекты тәкъдим итте, аның нигезендә торак йорт биналарында урнашкан сәүдә предприятиеләренә һәм җәмәгать туклану урыннарына төнге чорда эшләүне тыя торган пункт төшереп калдырылачак.