Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан Түбән Кама шәһәренең Романтиклар урамы буенча 47 нче йортта яшәүчеләрнең электр белән тәэмин итү буенча йортның гомуми ихтыяҗлары (ОДН) өчен хисапланган түләү белән ризалашмауга карата күмәк мөрәҗәгате нигезендә үткәрелгән планнан тыш тикшерү материалларын карап тикшерү нәтиҗәсендә “ТКХ-9” ИК ҖЧҖ, Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Роспотребназдорның Татарстан Республикасындагы идарәсе тарафыннан, 20,0 мең сум күләмендә штраф салынып, РФ КоАП 14.7 статьясының 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартылды.
Административ эш Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау тәртибен бозу очрагы буенча кузгатылды.
Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә әлеге йортта яшәүчеләргә “ОДН-электр белән тәэмин итү” хезмәте өчен 10 210 сумлык акча яңадан хисапланды.