2015 елның 28 маенда ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсе җитәкчесе Р.Ф. Шәйдуллин, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.А. Иванов һәм Чистай шәһәре прокуроры Р.Г. Хәкимҗанов белән берлектә, республика министрлыкларының һәм ведомстволарының табигатьне саклау һәм контрольдә тоту (күзәтү) функцияләрен башкаручы территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Чарада ЧЗТИ башлыгы катнашты.
Киңәшмәнең төп темалары ТКХ турында законнарны, коррупциягә каршы көрәш, хезмәт, пенсия, торак һәм башка төрле, гражданнарның социаль хокукларын яклауга юнәлдерелгән законнарны үтәү мәсьәләләренә багышланды.
Р.Ф. Шәйдуллин контрольдә тотучы органнарның җитәкчеләренә юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне тикшергәндә һәм әлеге тикшерүләрне оештырганда закон таләпләрен катгый үтәргә кирәклегенә басым ясады, шулай ук бу органнарга барлык эшчәнлек юнәлешләрендә дә үз вәкаләтләрен тулы күләмдә башкарырга, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, гауга тудырмыйча һәм яңадан шикаять язуларны булдырмыйча, үз вакытында һәм төрле яклап тикшерергә кушты.