Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясендә 998 күпфатирлы йорт буенча подряд килешүләре теркәлгән һәм реестрга кертелгән.
995 күпфатирлы йортта төзү-монтажлау һәм ремонт эшләре башланган, шул исәптән инженерлык системалары ремонтлана: 208 йортта – җылылык белән тәэмин итү, 125 йортта – кайнар су белән тәэмин итү, 293 йортта салкын су белән тәэмин итү, 292 йортта – су бүлү, 242 йортта – электр белән тәэмин итү; 464 йортта – түбә, 421 йортта – фасад, 76 йортта лифт җайланмалары төзекләндерелә.
2015 елның 1 июненә карата, “Торак фонды мониторингы” мәгълүмати-аналитик системасы күрсәткечләренә караганда, 2015 елгы программа буенча 27 муниципаль райондагы 144 күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлау эшләре тәмамланган.
2015 елгы программа буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында күпфатирлы йортлардагы гомуми милеккә 2,98 миллиард сумлык капиталь ремонт ясалган.
Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан заказчыдан башкарылган эшләр турында 610 миллион сумлык акт (КС-2) килештерелде.
Йортларга капиталь ремонт ясаганда Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан Әгерҗе, Аксубай, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Мөслим, Чистай, Ютазы муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен бозуның 25 очрагы ачыкланды.
Төп бозулар биеклектә эшләр башкаруга бәйле. Техник куркынычсызлык кагыйдәләре бозылуның һәр очрагы турында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә подрядчы оешмаларга административ йогынты чаралары күрү өчен материаллар җибәрелде.