КШТИ күрсәтмәсе нигезендә “Уют Плюс” ИК” җылылык өчен арттырып түләнгән 173 000 сумны хуҗаларына кайтарып бирәчәк

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Казан шәһәре торак инспекциясенә Салих Батыев урамы буенча 11 номерлы йортта яшәүчеләрдән әлеге йорт белән идарә итүче “Уют Плюс” ИК” ҖЧҖнең җылылык өчен законсыз рәвештә түләүне арттыруы буенча мөрәҗәгать килеп иреште.

Тикшерү нәтиҗәсендә “Уют Плюс” ИК” ҖЧҖнең, РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маенда кабул ителгән “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 307 номерлы Карарының 21 пункты нигезендә, исәпкә алу җайланмаларының күрсәткечләре буенча яңадан хисаплаулар башкаруы билгеле булды. Шул ук вакытта өстәмә түләү суммасы 1 квадрат метр өчен 70,62 сум тәшкил иткән. Ләкин исемлек документларын анализлаганда, 1 квадрат метр өчен өстәмә түләүнең 57,35 сум булырга тиешлеге ачыкланды.

         Күрсәтмәне үтәү нәтиҗәсендә “Уют Плюс” ИК” ҖЧҖ җылылык коммуналь хезмәте өчен 173 000 сум күләмендә түләүләрне яңадан хисаплаячак (кайтарып бирәчәк). Әлеге үзгәрешләр 2015 елның май ае өчен килгән исәп-фактура кәгазендә чагылдырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International