Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан йорт яны территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлыкны тикшерү нәтиҗәләре

2015 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 мартындагы “Татарстан Республикасында шәһәрләрнең һәм муниципаль районнарның территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык турында” 430-р номерлы әмернамәсен үтәп, Бөгелмә зонасы торак инспекциясе 2015 елның 1 апреленнән башлап 27 маена кадәр булган чорда Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы муниципаль районнарында 109 йорт яны территориясен тикшерде.

         Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 54 хокук бозу очрагы ачыкланды, ә атап әйткәндә:

– тикшерү барышында канәгатьләнерлек торышта булмаган йорт яны территорияләренең саны – 19;

– балалар өчен уен мәйданчыклары һәм кече архитектура рәвешләре канәгатьләнерлек булмаган (ремонт һәм буяу таләп ителгән) йорт яны территорияләренең саны – 33;

– адрес атрибутикасы канәгатьләнерлек булмаган торак йортлар саны – 2.

Үткәрелгән тикшерүләр һәм ачыкланган бозулар нигезендә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе тарафыннан идарәче оешмаларга 54 күрсәтмә бирелде, РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелде һәм идарәче компанияләрнең вазифаи затларына, гомуми  30 000 сумлык штраф салып, 7 карар чыгарылды. Лениногорск шәһәренең “ЦИР ЖКХ и С” ААҖ вазифаи затыннан 4 мең сумлык бер штраф түләттерелде.

         2015 елның 27 маена булган мәгълүматлар буенча, 23 күрсәтмә үтәлгән һәм актлар белән ябылган, 31 күрсәтмәнең үтәлеше 2015 елның 1 июненә кадәр Бөгелмә зонасы торак инспекциясе контрольлегендә.

         Тулаем алганда, Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә караган районнарда йорт яны территорияләре тиешле тәртипкә китерелгән.  Санитар-экологик икеайлык барышында йорт яны территорияләренең торышын тикшерү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International