Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Гражданка А.С. Ульмованың мөрәҗәгате нигезендә Әлмәт ЗТИ тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә “Лачын” ҖЧҖнең торак законнары таләпләрен һәм Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормаларын бозуы ачыкланды. Тикшерү барышында Әлмәт шәһәренең Геофизика урамы буенча 5а номерлы торак йортның подвал бүлмәсендә дым калганлыгы ачыкланды.

         Торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен, ӘЗТИ башлыгы карары белән, идарәче компаниянең вазифаи заты РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды, аңа 4000 сум күләмендә штраф салынды. Шулай ук идарәче компаниягә 2015 елның 3 июненә кадәр подвал бүлмәсен киптерү күрсәтмәсе бирелде.

Идарәче оешмага ачыкланган бозуларны бетерү турында бирелгән күрсәтмә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International