Аксубай муниципаль районында капиталь ремонт эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын бозулар турында

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Чистай муниципаль районындагы капиталь ремонтның сыйфатын тикшереп тору кысаларында 2015 елның 18 маенда Чистай ЗТИ Аксубай штп карата инспекция тикшеренүләре үткәрде, аның нәтиҗәсендә ачыкланганча, Ленин урамы буенча 18 номерлы торак йортны капиталь ремонтлаганда подрядчы оешма җитди рәвештә куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозган, ә атап әйткәндә: биеклектә эшләгәндә куркынычсызлык таләпләре бозылган – эшләр монтажлау каешларыннан һәм каскалардан башка гына башкарылган.

Ачыкланган бозуларны бетерү һәм подрядчы оешмага карата тиешле чаралар күрү максатында инспекция ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә материаллар һәм Аксубай районы Прокуратурасына хат җибәрде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International