"Идарәче компания" ҖЧҖ карата (Теләче муниципаль районы) планлы тикшерү тәмамланды

2015 елның 2 июне, сишәмбе

 

Идарәче оешмаларның торак законнарын үтәвен контрольдә тоту функцияләрен башкару максатында үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре, Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештереп, "Идарәче компания" ҖЧҖ карата планлы тикшерү үткәрде.

Тикшерү нәтиҗәсендә Торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 29 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен "Идарәче компания" җәмгыятенә 6 күрсәтмә бирелде.

Билгеләнгән вакытка бер күрсәтмәне үтәмәгән өчен "Идарәче компания" ҖЧҖ карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде һәм Теләче муниципаль районы Җәмәгать судына карау өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International