2015 ел өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән килештерелгән юридик затларны тикшерү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе, гомуми мәйданы 143083,0 квадрат метр булган 10 күпфатирлы йортны карап, “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәсендә йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 129 очрагы ачыкланды. “Стройхимсервис” ТКХ ИК ҖЧҖ идарәче компаниясенә ачыкланган бозуларны бетерү турында 22 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 3 беркетмә төзелде: 1се – РФ КоАП 7.22 статьясы нигезендә – торак йортларны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен һәм 2 беркетмә – РФ КоАП 9.16 статьясының 4 өлеше нигезендә – энергияне саклау һәм энергиянәтиҗәлелекне арттыру турындагы законнарны бозган өчен. Салынган штрафларның гомуми суммасы – 4000 сум.
Бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлеше ТКЗТИ контрольлегендә.