КШТИ тикшергәннән соң Фучик урамы буенча 83 нче йортта яшәүчеләргә 655 900 сум акча кайтарып биреләчәк
26.05.2015
Фучик урамы буенча 83 нче йорт милекчеләренең мөрәҗәгате нигезендә Казан шәһәре торак инспекциясе планнан тыш тикшерү үткәрде. “Идел буе районы ИК” ҖЧҖен тикшерү барышында җылылык буенча йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасын, 2012 елның 8 ноябреннән алып 2015 елның 30 гыйнварына кадәрге чорда, 2009 елның 23 ноябрендә кабул ителгән 261-ФЗ номерлы Федераль законны бозып, яңадан сафка кую турында акт юклыгы ачыкланды. Шул ук вакытта йортта яшәүчеләргә җылылык хезмәте өчен түләүләр 2014 ел буенча, РФ Хөкүмәтенең 2006 елның 23 маенда кабул ителгән “Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү тәртибе турында” 307 номерлы Карары нигезендә, йорттагы гомуми исәпкә алу җайланмасының дөрес эшләвен раслый торган документ булмый торып яңадан хисапланган, ә хисаплаулар аның күрсәткечләренә нигезләнеп башкарылган.
“Идел буе районы ИК” ҖЧҖ адресына Казан шәһәре торак инспекциясе тарафыннан ачыкланган җитешсезлекне бетерү турында күрсәтмә бирелде.
Күрсәтмәне үтәү нәтиҗәсендә “Идел буе районы ИК” ҖЧҖ тарафыннан җылылык буенча коммуналь хезмәт өчен гомуми 655 900 сум яңадан хисапланачак (кайтарып биреләчәк). Әлеге үзгәреш 2015 елның май ае өчен килгән исәп-фактурада чагылдырылачак.