Чистай МР буенча капиталь ремонт эшләрендә куркынычсызлык техникасы бозылу турында

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районындагы капиталь ремонт сыйфатын күзәтү кысаларында Чистай ЗТИ тарафыннан 2015 елның 19 маенда Каргалы авылында инспекция тикшеренүләре узды, шуның нәтиҗәсендә билгеләнгәнчә, торак йортларны капиталь ремонтлаганда “ГрейтСтрой” ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан куркынычсызлык техникасы таләпләре җитди бозылган.

Әйтик, Каргалы бистәсенең Балакин урамы буенча 1 номерлы торак йортта төзелеш корылмалары билгеле бер тәртипләрне бозып урнаштырылган: төзелеш баскычларының терәк өлеше тимерчыбык белән йорт фасадындагы газүткәргеч торбаларга беркетелгән. Каргалы бистәсенең Балакин урамы буенча 1 номерлы торак йортта подрядчы оешма хезмәткәрләре түбәне аерым саклык чараларыннан (каска) һәм монтаж каешларыннан башка гына ремонтлаган, ә биектә эшләгәндә аларның булуы зарури.

Ачыкланган бозуларны бетерү максатында һәм тиешле чараларны күрү өчен подрядчы оешмага карата инспекция тарафыннан Чистай шәһәре прокуратурасына, шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенә хат җибәрелде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International