Буа шәһәре прокуратурасы таләпләрен үтәп, үзәк инспекторлык бүлеге белгечләре Буа шәһәренең Арефьев урамы буенча 16 номерлы күпфатирлы йортта "салкын су белән тәэмин итү" һәм "канализация" коммуналь хезмәтләре өчен хисапланган түләүләрнең нигезле булу-булмавын ачыклаган вакытта гамәлдәге законнарны бозу очракларына тап булды.
Җибәрелгән хаталар өчен "Көнбатыш"("Западный") ТМШ идарәсе рәисе РФ КоАП 14.4 ст. 1 өлеше нигезендә 3000 сум штраф салынып, шулай ук РФ КоАП 14.8 ст. 1 өлеше нигезендә - түләү документында торак-коммуналь хезмәтләрне башкаручы турында мәгълүматлар булмаган өчен 500 сум күләмендә штраф салынып, административ җаваплылыкка тартылды. "Көнбатыш" ТМШ бирелгән ачыкланган бозуларны бетерү турындагы күрсәтмә үтәлде.