Күпфатирлы йортларның лифтларында һәм гомуми файдалану урыннарында тәмәке тарту буенча Федераль законда билгеләнгән тыюларны бозу гражданнарга 500 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.
2015 елның 1 гыйнварыннан алып 2015 елның 20 маена кадәрге чорда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе Зәй һәм Түбән Кама районнары буенча РФ КоАП 6.24 нигезендә РФ ЭЭМ бүлекләре тарафыннан төзелгән 650 административ материалны карады, шуның 190ы – Зәй, 460ы Түбән Кама МБ буенча.
ТКЗТИ башлыгы тарафыннан 324,5 мең сумлык административ штраф билгеләү турында 649 карар чыгарылды. Ләкин шуның нибары 16,5 мең сумы гына штрафчылар тарафыннан түләнгән.
Штрафларны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен (карар законлы көченә кергәннән соң 60 көн эчендә) 222 административ материал инспекция тарафыннан мәҗбүри үтәтү өчен Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарының Суд приставлары хезмәтләренә җибәрелде.