2014-2015 елгы җылыту сезоны тәмамлану хакында

2015 елның 22 мае, җомга

2015 елның 13 маена карата Чистай ЗТИ карамагында булган барлык муниципаль районнарда да, уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында +8 градустан югары тору сәбәпле, 2014-2015 елгы җылыту сезонын тәмамлау карары кабул ителде.

2014-2015 елгы җылыту сезоны башында, Чистай ЗТИ тарафыннан җылылык җибәрү чорында җылылык белән тәэмин итүнең канәгатьләндерерлек булмавына карата гражданнардан керүче мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү максатларында “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Шушы телефонга бары тик Чистай шәһәрендә яшәүчеләрдән генә мөрәҗәгатьләр килеп ирешкән. Барлыгы 14 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның 8е буенча күрсәтмәләр бирелгән; 3 мөрәҗәгать нигезендә хокук бозу очраклары расланмаган; 3 мөрәҗәгать нигезендә бозу очраклары ЧЗТИ тарафыннан планнан тыш тикшерү үткәрелгәнче бетерелгән, бу хакта мөрәҗәгать итүчеләргә хәбәр ителгән. Барлык күрсәтмәләр дә билгеләнгән вакытка үтәлгән.

Тулаем алганда, 2014-2015 елгы җылыту сезоны ЧЗТИ карамагындагы барлык муниципаль районнарда да җитди авырлыкларсыз, аварияләрсез һәм гадәттән тыш хәлләрсез генә узган, җылылык белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган.

Хәзерге вакытта идарәче оешмалар киләсе җылыту сезонына әзерлек эшләрен башлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International